news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремле диварында уникаль шоуның видеосы барлыкка килде

Коптер Казан Кремле диварында уникаль яктылык шоуын төшереп алган. Эффектлы иллюминация Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышланган.

Казанда утлы шоуны 20-21 майда кичке сәгать 8дән төнге сәгать 1гә кадәр күрергә мөмкин. Шулай ук бүген һәм иртәгә шоу Болгарда Ак мәчет диварында булачак.

Нигездә - татар халкына хас традицион исламның символлары һәм төп принциплары. Тамаша үз эченә ислам дөньяны алып бара торган яктылык идеясен гәүдәләндерергә тиеш. Тамашачылар Ибн-Фадланның тарихи әсәрләрен, традицион татар шамаилләрен, ярымайны һәм изге китапка сылтамаларны карый ала.

21 майда Болгарда «Изге Болгар җыены» дип аталган үзенчәлекле бәйрәм узачак, мәдәни-агарту программасы оештырылачак. Анда концерт, Җәмигъ мәчете каршындагы мәйданда өйлә намазы, халык сәнгать һөнәрләре осталарының эшләнмәләре күргәзмәсе-сәүдә, билбау көрәше буенча турнир, мастер-класслар һ. б. тәкъдим ителәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100