news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казан китапханәсендә балалар «Зонтик» журналы белән танышачак

Казан китапханәсендә балалар «Зонтик» журналы белән танышачак

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Дания Моисеева). Бүген Казанның 19нчы санлы китапханәсендә «Балалар китабы атналыгы» кысаларында балалар өчен «Зонтик» журналы белән танышу чарасы уздырыла. Анда шулай ук язучы Гариф Ахуновның тормышына багышланган күргәзмә дә оештырыла.

«Зонтик» журналының баш мөхәррире Борис Вайнер 5нче сыйныф мәктәп укучыларын журналның өр яңа чыккан саны белән таныштырачак. Анда республиканың төрле төбәкләрендә яшәүче балаларның әдәби иҗаты тупланган. Балалар язган шигырьләр, хикәяләр һәм ясаган рәсемнәр Казанның 1000 еллыгына, Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларына һәм табигать күренешләренә багышланган.

«Зонтик» журналы инде 12 ел нәшер ителә. Ул балалар өчен иҗат лабораториясе булып тора. Журнал яшь авторлар белән эшләве өчен «Артиада» дигән премиягә лаек булган. Биредә балалар татар әдәбияты белән дә таныша. Журнал битләрендә Роберт Миңнуллин, Рәфис Корбан, Әхмәт Гадел, Вахит Монасыйпов кебек әдипләрнең әсәрләре тәрҗемә ителеп басылган. Борис Вайнер аларның күбесен үзе тәрҗемә итә, бу эштә аңа тормыш иптәше, шагыйрә Наилә Ахунова да ярдәм итә.

Борис Вайнер балалар өчен хрестоматия китабы да әзерләгән. Ул «Мәгариф» нәшриятында басылып чыгарга тиеш. Анда татар халык фольклоры, татар әкиятләре, шулай ук татар язучылары язган балалар өчен хикәяләрнең тәрҗемәләре тупланган.

Китапханәдәге очрашуда шагыйрә Наилә Ахунова әтисе, танылган язучы Гариф Ахунов турында язган «Книга никогда не подведет» дигән китабы белән таныштырачак һәм үзенең шигырьләрен укыячак. Светлана Збратова исә аның шигырьләренә язган җырларны башкарачак.

Наилә Ахунова белән Борис Вайнер «Балалар китабы атналыгы» кысаларында башка китапханәләрдәге әдәби очрашуларда да катнаша. Киләсе очрашу 20нче санлы китапханәдә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100