news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан каласы башкарма комитеты Аппараты башлыгы Игорь Сивов "ГТО-шоу" программасында чыгыш ясады

Программа язмасы белән "Татар-информ" агентлыгы сайтында танышырга була

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Казан каласы башкарма комитеты Аппараты башлыгы Игорь Сивов "ГТО-шоу" күзәтү-мәгүлүмати сәгате кысаларында «Спорт FM Казань» радиосында чыгыш ясады.

Программа барышында ул шәһәр башкарма комитеты хезмәткәрләренә хәл итәргә кирәк бурычлар, аларның ГТО нормаларына мөнәсәбәтләре хакында сөйләде. Аның язмасын "Татар-информ" агентлыгы сайтында тыңларга була.  

Искәртеп узабыз: элегрәк ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, синхронлы йөзү буенча атказанган спорт мастеры һәм өч тапкыр Олимпия уеннары чемпионы Мария Киселева, ватерполчы, Россиянең атказанган спорт мастеры Ирек Зиннуров, ТР КВН президенты Андрей Кондратьев, җырчы Раяз Фасыйхов, ТР Дәүләт симфоник оркестры сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры Александр Сладковский, РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгы Валерий Красильников һәм башка танылган кешеләр "ГТО-шоу" программасы кунаклары булган иде.  

news_right_1
news_right_2
news_bot