^Казан ипподромында журналистлар конкурсына йомгаклар чыгарылачак
^Казан ипподромында журналистлар конкурсына йомгаклар чыгарылачак
(Казан, 23 март, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). 26 мартта Казан ипподромы территориясендә ТР “Татмедиа” массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, “Татспиртпром” һәм ТР Журналистлар берлеге оештырган “Атлар – минем тормышым” Республика конкурсында катнашкан журналистларны бүләкләү тантанасы булачак. Конкурсның приз фонды 500 мең сум тәшкил итә. Конкурска 2005 елның 15 июненнән 30 октябренә кадәр массакүләм коммуникацияләр чараларында, теле- һәм радиопрограммаларда дөнья күргән материаллар килгән.