news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан ипподромында Сабан туе уңаеннан ат чабышлары узачак

20 июньдә Казан ипподромында 2025 елгы Сабан туе уңаеннан традицион узышлар һәм ат чабышлары була.

Чарада кунакларны балалар һәм олылар өчен төрле күңел ачу программалары көтә.

Татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак, төрле мастер-класслар, махсус фотозоналар, ярминкәләр оештырылачак. Шулай ук киберспорт зонасы да эшли, ә ипподромга килүчеләргә тракторлар узышында катнашырга тәкъдим ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot