^Казан ипподромында 8 март уңаеннан ат чабышлары узачак
^Казан ипподромында 8 март уңаеннан ат чабышлары узачак
(Казан, 2 март, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). 5 март көнне Халыкара ат-спорт комплексы территориясендә чираттагы кышкы чабышлар узачак. Бу юлы ат узышлары 8 март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланачак.
Бу көннәрдә православие динен тотучылар Масленица бәйрәмен билгеләп уза, шуңа күрә бирегә ат чабышларын карарга килүче казанлыларны коймак белән сыйлаячаклар.