Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан халкы 41,9 мең сум пенсияне лаеклы дип саный
Һәр бишенче кеше — дәүләт пенсиясенә, халыкның 15 проценты — шәхси акчага һәм 6 проценты дәүләтнеке булмаган пенсия фондына кертелгән акчага яшәргә өметләнә.
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). SuperJob сервисында үткәрелгән сораштыру мәгълүматлары буенча Татарстан башкаласында яшәүчеләр аена 41,9 мең сум пенсияне лаеклы дип саный.
«Казан халкының 34 проценты пенсия яшенә җиткәч, эшләүне дәвам итүне керемнең төп чыганагы буларак саный. Һәр бишенче кеше (19 процент) — дәүләт пенсиясенә, халыкның 15 проценты — шәхси акчага һәм 6 проценты — дәүләтнеке булмаган пенсия фондына кертелгән акчага яшәргә өметләнә», — дип билгели аналитиклар.
Сораштыру нәтиҗәләрен анализлаганнан соң, белгечләр Казан халкының күбесе үзләре җыйган акчага яшәргә өметләнмәвен ачыклаган. Пенсиягә чыккач, эшләргә теләк белдерүчеләр арткан.
«Ике ел эчендә Казан халкы исәпләгән лаеклы пенсиянең суммасы 16 процентка арткан: 2019 елда — 36 мең сум һәм 2021 елда — 41,9 мең сумны лаеклы дип тапканнар», — ди алар.
Пенсия яшенә җиткәч керемнең төп чыганагы турындагы сорауга Россия халкы «эшләүне дәвам итәргә уйлыйм» һәм «хезмәт хакына яшәргә өметләнәм» (28 процент) дип җавап биргән. Халыкның 24 проценты тормышын дәүләт пенсиясенә алып барырга өметен белдергән. Сораштырылучыларның 14 проценты үзләре җыйган акчага яшәргә планлаштыра.
Дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына кертелгән акчаларны Россия халкының 4 проценты җитлеккән яшендә керемнең төп чыганагы дип атаган. Йөз кешенең берсе генә балаларының ярдәменә өметләнә. 7 процент респондент башка керем чыганакларын атаган. Алар арасында — күчемсез милекне арендага тапшырудан керем, дивидендлар һәм кыйммәтле кәгазь купоннары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз