news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан федераль университеты профессоры Казанга язгы җылының кайчан кайтасын әйтте

Татарстанда май ае гадәттән тыш яңгырлы һәм салкын булды. Алдагы декадада Казанда һава температурасы климатик нормадан 4 градуска түбән булачак. Бу хакта Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына сөйләде.

«Хәзер норма буенча 15 градус тирәсе җылы булырга тиеш, ә чынлыкта тәүлеклек уртача температура нормадан 7-8 градуска түбәнрәк. Шәһәрдә мондый салкын һава торышы якын арадагы көннәрдә сакланачак. Май ахырына кадәр без салкын өлештә», – диде ул.

Профессор билгеләп үткәнчә, һава торышы атна ахырына үзгәрергә мөмкин – бу көннәрдә тиз үзгәреш чоры көтелә.

«Без циклон йогынтысында, аның иңкүлегендә торабыз, аның үзәге бездән төньяктарак урнашкан. Бу рәвешле урнашу безгә салкын төньяк һава керүне тәэмин итә. Ә көнбатыштарак урнашкан һава торышы антициклональ. Бу бик зур циклон бездә ярты ай тора. Ул тулгач, бездә басым югарырак булачак. Без антициклонга өметләнәбез», – дип билгеләп үтте Переведенцев.

Россиянең Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, 28 майда – шимбә көнне Казанда 18 градус җылылык көтелә. 29 майда көндезге сәгатьләрдә шәһәрдә һава 17 градуска кадәр җылыначак. Ял көннәре җылы һәм кояшлы булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100