news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан федераль университеты галиме смартфоннарга бәйлелекнең файдасы турында сөйләде

Смартфоннарга һәм яңа мәгълүматны чиксез куллануга бәйле булу кешенең эволюцион үсеше белән аңлатыла, дип белдерде психология фәннәре кандидаты, КФУ профессоры Юлия Андреева. «Скроллинг» вакытында баш мие мәгълүмат саклау һәм танып белү режимында эшли. «Татарстан 24» телеканалына биргән интервьюсында галим шулай дип белдерде.

Лентаны һәм видеоларны чиксез карау иҗади агымның торышына охшаган һәм файдалы булырга мөмкин, ди профессор. «Моны күргәзмәгә яки театрга бару, кино карау белән чагыштырып була. Бу вакыт эчендә безнең миебез үз эшен башкара. Ул ниндидер мәгълүматны искә төшерә, үзе өчен мөһим булган проблеманы чишә ала», –  дип өстәде ул.

Әгәр кеше кулыннан төшерә алмаган смартфонына бәйлелеген ачыклаган икән, аңа психолог яки психотерапевтка мөрәҗәгать итәргә кирәк, ди Андреева. Шул ук вакытта проблеманы мөстәкыйль хәл итеп була, дип саный ул. «Аны аңласаң, ул инде яртылаш чишелә. Мәгълүматны ничек алуыңны аңлагач (челтәрләр һәм мәгълүмат нокталары сиңа файдалы), син аның белән идарә итә аласың. Бәйлелек белән идарә итә башлагач, ул бәйлелек булудан туктый», –  диде спикер.

Искәртеп узабыз, моңа кадәр нейробиолог Татьяна Черниговская хәзерге заман кешеләренең акылы саега баруын әйткән иде. КФУ галиме бу фикергә карата бәхәсле фикерен җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100