news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Казан- Эрмитаж” үзәгендә татар милләтле француз рәссамы күргәзмәсе ачыла

Экспозициядә Ринат Анимаевның 2017 елда Казан күргәзмәсе өчен махсус язылган йөздән артык эше куела.

(Казан, 10 май, “Татар-информ”). 11 майда 16.00 сәгатьтә “Казан- Эрмитаж” үзәгендә чыгышы белән татар булган француз рәссамы Ринат Анимаев күргәзмәсе ачыла. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Экспозициядә рәссамның 2017 елда Казан күргәзмәсе өчен махсус язылган йөздән артык эше куела. Күргәзмә 31 майга кадәр эшләячәк.

"Күргәзмәм инде әзер дияргә була. Кремль дирекциясенә һәм Эрмитаж командасына рәхмәт. Хәтта, минем үтенеч буенча, ике зур залның стеналарын миңа кирәкле төсләргә буядылар",  - дип яза рәссам үзенең Фейсбуктагы аккаунтында. 

Ринат Анимаев - Мәскәү, Бөтенсоюз, Бөтенроссия һәм чит ил күргәзмәләрендә катнаша. Аның эшләре Россия, Төньяк Америка, Европа илләре һәм Япония музейларында, шулай ук шәхси коллекцияләрендә саклана. 

  • Ринат Анимаев 1955 елның 24 мартында Дүшәнбе шәһәрендә күп балалы гаиләдә туган. Ун яшеннән сәнгать мәктәбендә шөгыльләнә, аннан соң Дүшәнбе сәнгать училищесында укый. 1978 - 1984 елларда В.И.Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать институтында укыган. 1986 елдан СССР рәссамнар берлеге әгъзасы.1989 елдан бирле Ринат Анимаев Франциядә яши һәм эшли. Франция рәссамнар берлеге әгъзасы, бүгенге заманның иң яхшы рәссамнары унлыгына кергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100