news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан экоактивистлары Зөбәрҗәт күле территориясен чүп-чардан чистартачак

1 октябрьдә Казанда, Зөбәрҗәт күле территориясендә, быел соңгы плоггинг узачак. Старт алдыннан экоактивистларга шәхси старт номеры, кадавычлар, чүп пакетлары һәм перчаткалар биреләчәк.

Акция 12.00 сәгатьтә башлана. Катнашу бушлай, моның өчен сылтама буенча алдан теркәлергә кирәк. Финишта ярышта катнашучыларны медальләр белән бүләкләячәкләр. 

Моңа кадәр шундый дүрт плоггинг Казанда, Чаллыда һәм Әлмәттә узды. Акция кысаларында плоггингта катнашучылар барлыгы бер тонна чүп җыйдылар. 

Проект Росмолодежь грант программасы ярдәмендә тормышка ашырыла, дип хәбәр итә Timerman спорт чаралары сериясе матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100