news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан егете Әмин Абдуллин бокс буенча Россия беренчелегенең көмеш призеры булды

Казан егете Әмин Абдуллин 17-18 яшьлек яшүсмерләр арасында бокс буенча Россия беренчелегенең көмеш призеры булды. Турнир 12 майдан 21 майга кадәр Суздальда узды.

Яшь боксчы «Идел» спорт мәктәбендә тәрбияләнә. Әмин 48 килограммга кадәр авырлык категориясендә чыгыш ясады. Финалда ул Ингушетия спортчысы Сөләйман Чапановка оттырды.

Физик культура һәм спорт комитетында билгеләп үтелгәнчә, Татарстан боксчылары өчен бу нәтиҗә соңгы 10 елда иң яхшысы булды.

Ярышларда 328 спортчы – ил субъектлары җыелма командаларының иң көчле боксчылары катнашты, дип хәбәр ителә Россия Бокс федерациясе сайтында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100