Казан депутатлары шәһәр башкарма комитеты җитәкчесен сайлады
Барлыгы 3 кандидатура тәкъдим ителде
(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген икенче чакырылыш Казан шәһәре II сессиясе башында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе сайланды: ул – моңарчы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын үтәгән Алексей Песошин.
Депутатлар карамагына Нияз Гыйниятов, Илгиз Ханнанов кандидатуралары да тәкъдим ителгән иде.