news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан билбордларында Әтиләр көне уңаеннан котлаулар урнаштырыла

Казан халкы шәһәр билбордларында Әтиләр көне уңаеннан урнаштырылачак котлау хәбәрләре юллый ала. Акциягә теләге булган һәр кеше чакырыла. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Газизләрдән газиз якын кешеләрне котлау сүзләрен юллау өчен әлеге өлгене тутырырга киңәш ителә. Бәйрәм тәбрикләвенең ике җөмләдән дә артмавы мөһим. Язмага яхшы сыйфатлы фотосурәтне беркетергә кирәк. Күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә торган язмалар шәһәр билбордларына урнаштырылачак.

Россиядә Әтиләр көне ел саен октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. 2026 елда бәйрәм 18 октябрьгә туры килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot