news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казан Берлинда узучы ITB-2010 Халыкара күргәзмәсендә тәкъдим ителәчәк
Күргәзмәдә Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казанның “Россиянең өч башкаласы” дигән яңа туристлык бренды тәкъдим ителәчәк
Скопировать ссылку
(Казань, 6 март, "Татар-информ"). 10-14 март көннәрендә Берлинда (Германия) ITB-2010 Халыкара күргәзмәсе узачак. Аның кысаларында Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казанның “Россиянең өч башкаласы” дигән яңа туристлык бренды тәкъдим ителәчәк.
Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, күргәзмә кысаларында 11 мартта «COSMO HOTEL BERLIN MITTE» кунакханәсендә яңа туристлык юнәлешенең презентациясе булачак. Чараны Казан мэриясе оештыра. Программа Казан һәм “Россиянең өч башкаласы” брендын, татар милли аш-суларын тәкъдим итүне, Татарстан иҗат коллективларының чыгышын үз эченә ала.
Искәртеп узабыз, ITB Халыкара күргәзмәсе – туристлык индустриясендә зур дөньякүләм вакыйга. Дөньяның барлык туристлык компанияләре әлеге чараны дөнья туристлык бизнесында элемтәләр урнаштыру һәм аралашу өчен әйдәп баручы форум буларак белә.
ITB Халыкара күргәзмәсендә туристлык индустриясенең барлык сегментлары – Халыкара туристлык федерацияләре, милли һәм төбәк туристлык оешмалары, туристлык, транспорт агентлыклары һәм туроператорлары, кунакханәләр, иминият компанияләре һәм башкалар тәкъдим ителгән. Күргәзмә кысаларында анда катнашучылар үз казанышларын профессионалларның киң даирәсенә, шул ук вакытта экспонентлар һәм тамашачыларга тәкъдим итә. Бу – бөтен дөнья буенча ике якка да файдалы эшлекле элемтәләр урнаштыру өчен менә дигән мөмкинлек. Моның туристлык индустриясе өчен дә әһәмияте зур.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot