Июньдә Казахстан Республикасы Көнбатыш Казахстан өлкәсенең Уральск шәһәреннән Казанга һәм кире юнәлештә автобус сәфәрләре оештырыла.
Сәфәрләр уңайлыклар тудырылган YUTONG маркалы автобусларда оештырыла, аларга 50 кеше сыя. Салонда туалет, кондиционер, уңайлы креслолар, шулай ук телевизор бар. Бу хакта Татарстанның Казахстандагы Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Автобус Уральскидан һәр җомга 20.00 сәгатьтә кузгала һәм шимбә 6.00 сәгатьтә Казанга килеп җитә. Татарстан башкаласыннан автобус якшәмбе 18.30 сәгатьтә китә һәм дүшәмбе 8.30 сәгатьтә Уральск шәһәренә барып җитә.
Сәфәрләрне «Көнбатыш Казахстан автобус паркы» ҖЧҖ оештыра. Автобуслар агымдагы елның 10 октябренә кадәр йөриячәк.