Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан белән Мәскәү арасына 2 өстәмә поезд билгеләнә
Россия көнен бәйрәм иткән чорда Горький тимер юлы өстәмә поездлар билгеләве хакында хәбәр итә
(Казан, 19 май, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). 12 июньдә Россия көне билгеләп үтеләчәк. Бәйрәм көне шимбәгә туры килү сәбәпле, ил халкы 3 көн рәттән ял итәчәк. Шушы көннәрдә Горький тимер юлы өстәмә поездлар билгеләве хакында хәбәр итә.
5 өстәмә поездның икесе Татарстан башкаласын Россия мәркәзе белән бәйләячәк. 216/215 нче Мәскәү-Казан поезды ил башкаласыннан 11 июньдә кичке 7 туларга 12 минутта кузгалып китә. Казанга 12 июнь иртәсендә -8 сәгать 48 минутка килеп җитә. Состав янәдән Мәскәүгә 14 июньдә 19 сәгать 10 минутта юл алып, бирегә 15 июньдә 11 сәгать 25 минутта килеп җитә.
231/232 нче Казан-Мәскәү поезды Татарстан башкаласыннан 14 июньдә кичке 10 да юлга кузгала. Мәскәүнең Казан вокзалына ул икенче көнне 11 сәгать 15 минутта килеп туктый. 16 июнь көнне төнге беренче яртыда Россия башкаласыннан кабат Татарстан мәркәзенә юл ала, һәм 16 июньдә 13 сәгать 29 минутта Казанга кайтып җитә.
Өстәмә поездларның икесе Киров-Мәскәү юнәлешенә билгеләнәчәк, берсе Түбән Новгород белән Россия башкаласын бәйли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз