news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан автоледиен сайладылар

Алда – конкурсның республика этабы

 (Казан, 21 август, “Татар-информ”). Бүген Казанда хатын-кыз автомобиль йөртүчеләр арасында транспорт белән идаарә итү осталыгы буенча “Автоледи -2015” шәһәркүләм конкурсы узды.

Конкурста катнашыр өчен 2015 елда 17 автоледи теләк белдергән иде. Катнашучылар 2 этап аша уздылар. Барлык этап нәтиҗәләре буенча беренче урынны Евгения Насыйбуллина алды: ул юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча биремнәрне 25 секундта башкарды, трассаны 1 мин. 34 секундта узды.

8 конкурсант: 7 призер һәм 8 урынны алган гүзәл зат “Автоледи-2015” конкурсының республика этабында катнаша алачаклар. Иң оста автоледины Казанда 27 августта билгеләячәкләр, дип мэрия сайты аша хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100