news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан автоинспекциясе җәяүлеләрне бәрдергән автомобиль йөртүчеләрне эзли

Казанда машина йөртүчесе җәяүлеләрне бәрдереп, юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан ике очрак ачыкланган.

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”). Казан дәүләт автоинспекциясе җәяүлеләрне бәргән автомобиль йөртүчеләрне эзли, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең Казан бүлеге матбугат хезмәте.

6 декабрьдә 15.00 сәгатьтә Казанның Ибраһимов урамындагы 30 нчы йорт янында әлегәчә ачыкланмаган машина йөртүче 39 яшьлек хатын-кызны бәреп, һәлакәт урыннан качкан. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, хатын-кызның сул җилкәсе җәрәхәтләнгән.

Шул ук көнне Танковая урамында 19.30 сәгатьтә Латыш Укчылары тукталышы каршында ачыкланмаган автомобиль йөртүчесе 33 яшьлек җәяүлене бәрдереп качкан. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җәяүленең табан сөяге сынып, хастаханәгә озатылган.

Казан дәүләт автоинспекциясе бу һәлакәтләрнең шаһитларын 8(843) 5-333-848 номеры буенча шалтыратырга сорый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100