news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Казан астрономнары актив төшле 6 яңа галактика ачыклаган

^Казан астрономнары актив төшле 6 яңа галактика ачыклаган

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Люция Камалова). Казан астрономнары актив төшле 6 яңа галактика һәм рентген икеле системаларын тапкан.

Анталия янында Казан дәүләт университеты, ТР Фәннәр академиясе, Россия фәннәр академиясенең галәм тикшеренүләре институты һәм Төркия милли обсерваториясенең уртак көчләре белән эшләнгән оптик телескопларда эшләгәндә Казан астроном-галимнәре халыкара «Интеграл» галәм обсерваториясе эшенә уңышлы булышкан.

Алар элегрәк күк участокларында тикшерелмәгән 8 яңа объект тапкан. Аларның икесе Казан дәүләт университеты астрономия кафедрасы доценты Илфан Бикмаев өчен аеруча кызыклы булган. Әлеге галәм җисемнәре яннарындагы икенче объектны «чолгап» алган. Шушы «йолдыз атылу» вакытында кечкенә шартлаулар булган, ә температура шундый билгегә кадәр күтәрелгән ки, хәтта рентген нурланышы да барлыкка килгән. Җентекләп тикшерү моның рентген икеле системалы икәнлекне күрсәткән.

Башка ачыкланган йолдызлар да фән өчен әһәмиятле. Алар элегрәк галимнәргә билгеле булмаган башка галактикаларның актив төшләре булып чыккан. Бик кайнар әлеге йолдызлар зур күләмдә энергия чыгара һәм тирә-юньнәрендәге бар нәрсәне көлгә әйләндерә.

Объектлар үзләренең структуралары белән безнең Галактикага охшаган булуы белән дә кызыклы. Аның үзәгендә әле Кояш туганчыга миллиард еллар элек, мөгаен, зур массивлы кара тишек булгандыр. Галимнәр фикеренчә, әлеге кара тишек бүген без Киек каз юлы дип күзәтә торган йолдызлар тууга китергән булырга мөмкин. Илфан Бикмаев сүзләренә караганда, кара тишек бүгенге көндә куркыныч янамый.

Казан астрономнары яңа космик объектлар эзләү эшен бүген дә дәвам итә. Россия фәннәр академиясенең галәм тикшеренүләре институты һәм Германиянең Макс Планк исемендәге институты галимнәре белән ТР Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы Рәшит Сюнаев җитәкчелегендә алып барыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100