news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казан җәйге сәяхәтләр өчен иң арзанлы туристик юнәлешләрнең берсе булды

Мәскәү, Казан һәм Санкт-Петербург бу җәйдә туристик сәфәрләр өчен иң арзан бәяле юнәлеш булып табылган. Татарстан башкаласы, Мәскәүдән генә калышып, икенче урынны алды, дип хәбәр итә РИА Новости.

Турларны броньлау буенча сервис аналитиклары исәпләп чыгарганча, Казанга бару өчен уртача чек 38 мең сум тәшкил итә. Мәскәү 28 мең сумлык бәя белән мактана ала.

Петербург иң кулай туристик юнәлешләр өчлеген йомгаклый. Төньяк башкалага бару турының уртача бәясе - 41 мең сум.

Аннан соң Калининград өлкәсе (44 мең сум) һәм Минераль сулар (53 мең сум) килә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100