news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казан» аэропортыннан кешеләрне эвакуацияләгәннәр

Аэропорт территориясендә шартлаткыч җайланма куелуы турында аноним шалтырату бүген иртән килгән.

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Шартлау куркынычы аркасында «Казан» аэропортыннан кешеләрне эвакуацияләгәннәр, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына «Казан» Халыкара аэропорты матбугат сәркатибе Гадел Гатауллин.

Аэропорт территориясендә шартлаткыч җайланма куелуы турында аноним шалтырату бүген иртәнге җиделәр тирәсендә килгән.

Аэровокзал бинасындагы барлык пассажирларны һәм хезмәткәрләрне ашыгыч рәвештә  эвакуацияләгәннәр.

Кинологлар һәм ашыгыч хезмәтләр бинаны җентекләп тикшергәч, шартлаткыч тапмаган.

8.20 сәгатьтә аэропорт яңадан эшли башлаган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100