news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан аэропортында Прагага кадәр рейсларга билетлар сатыла башлады

Пассажирларга "Czech Airlines" авиакомпаниясе хезмәт күрсәтә

 (Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). "Казан" халыкара аэропортында Прагага кадәр рейсларга билетлар сатыла башлады. 28 апрельдән пассажирларга "Czech Airlines" авиакомпаниясе хезмәт күрсәтә башлый, дип хәбәр итә әлеге аэропортының матбугат хезмәте.

Чехия башкаласына рейс атнага ике тапкыр – дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе башкарылачак. Пассажирлар 130 урынга исәпләнгән "Airbus A320" һава судносында очачак.

Очышлар өчен түбәндәге график каралган: борт 22.05 сәгатьтә Прагадан күккә күтәрелә, 02.40 сәгатьтә Казанга төшә. 3.35 сәгатьтә һава судносы Чехиягә юл тота һәм 6.15 сәгатьтә аэропортка төшә. Графикка үзгәрешләр дә кертелергә мөмкин.

Бу маршрут буенча очышлар октябрь ахырына кадәр башкарылачак.

Пассажирлар урыннар, авиабилетның тулы бәясе турында тулырак мәгълүматны авиакомпания сайтында таба ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100