Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Казан» аэропортында буран аркасында өч рейс тоткарланган
Һава аланында пассажирлар белән Федераль авиация кагыйдәләре нигезендә авиакомпания вәкилләре эшли.
(Казан, 25 март, «Татар-информ»). «Казан» аэропортында буран аркасында өч рейс тоткарланган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына аэропортның матбугат сәркатибе Гадел Гатауллин хәбәр итте.
«Бүген буран һәм очыш полосасында күз күременең начар булуы сәбәпле, «Казан» Халыкара аэропортында Мәскәү һәм Дүшәнбе рейслары, шулай ук Мәскәүнең «Шереметьево» аэропортына Казаннан планлаштырылган рейс тоткарланды», - диде Гатауллин.
Ул билгеләп үткәнчә, һава аланында пассажирлар белән Федераль авиация кагыйдәләре нигезендә авиакомпания вәкилләре эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз