news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан аэропорты елына 2 млн чамасы пассажирга хезмәт күрсәткән

Бу 2013 елгы күрсәткечләрдән 5,2 процентка артык

  (Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). 2014 ел нәтиҗәләре буенча, “Казан” халыкара аэропорты 1 млн 942 мең 408 пассажирга хезмәт күрсәткән, бу 2013 елгы күрсәткечләрдән 5,2 процентка артык.

Эчке һава линияләрендә 999 меңнән артык пассажирга хезмәт күрсәтелгән, 2013 ел белән чагыштырганда, 9,9 процентка артык. Халыкара линияләрдә 943,4 мең кешегә хезмәт күрсәтелгән, бу 0,5 процентка күбрәк.

Хургада, Анталия, Истанбул, Шарм Эль Шейх халыкара маршрутларында бераз үсеш булуы күзәтелгән. Эчке авиалинияләрдә Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи юнәлешләрендә уңай динамика билгеләнгән.

Узган елның декабрендә “Казан” халыкара аэропорты хезмәтеннән 128,2 мең кеше файдаланган. Халыкара һава линияләрендә пассажирлар агымы 481,9 мең кеше тәшкил иткән. Эчке рейслар саны 18 процентка арткан һәм 80 мең 44 кеше тәшкил иткән.

2014 ел дәвамында Идел буе федераль округы буенча төбәкара авиаочышлар үсеше программасы кысаларында 29 мең 205 пассажирга хезмәт күрсәтелгән, Уфа, Оренбург, Пермь, Самара, Саранск, Сарытау, Киров, Пенза юнәлешләрендә 3859 очыш ясалган.

Узган елның 12 аенда самолетлар Казан аэропортыннан 15,4 мең рейс ясаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot