news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстанның Уральск шәһәрендә яңа мәчет нигезенә беренче таш салынды

Аллаһ йорты җирле халык һәм иганәчеләр ярдәме белән төзеләчәк.

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). Казахстанның баш мөфтие Наурызбай кажы Таганулы һәм Көнбатыш Казахстан өлкәсе акиме Гали Искалиев Уральск шәһәре мәчетенең нигезенә беренче таш салды. Бу хакта Казахстан мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайты хәбәр итә.

«Безнең ата-бабаларыбыз: «Азан яңгыраган урында һәрвакыт бәрәкәт булыр», дигән. Әлеге мәчет табыну урыны гына булып калмас, ә шәфкатьлелек, игелек һәм бердәмлек, шулай ук мөселман җәмгыятенең рухи үзәгенә дә әверелер дип ышанам. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) Мәдинә шәһәренә күчеп килгәч, беренче эш итеп мәчет салган, әлеге Аллаһ йорты барлык мөселманнарны да берләштергән», - диде Баш мөфти Зашаган авылында узган чарада.

Шунысын да искәртик: Зашаган авылында 70 меңнән артык кеше яши. Яңа мәчет бер үк вакытта 1500 кешене кабул итә алачак.

Аллаһ йорты җирле халык һәм иганәчеләр ярдәме белән төзеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100