news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбер төбәкләрдә укучылар өчен шәһәр яны поездларында ташламалар бетү куркынычы бар

Татарстан бу исемлеккә керми

(Казан, 23 март, “Татар-информ”). РФ Хөкүмәтенең узган елның декабрендә чыккан карары нигезендә, быел мәктәп укучылары һәм студентлар өчен шәһәр яны поездларында йөрү бәясенә ташламалар булдыру төбәкләр карары нигезендә кабул ителәчәк.
2005-2009 елларда укучылар һәм студентлар өчен шәһәр яны поездларына ташламалар кертү буенча законнар яки башка норматив актлар булмау сәбәпле, әлеге категориягә ташламалар “Россия тимер юллары” ААҖ Директорлар советы, аның бүлендек предприятиеләре булган шәһәр яны пассажир компанияләре карары нигезендә билгеләнә иде. Бу вакытта бәя аермасын тимер юл предприятиеләре үзләре каплады.
Шушы вакыт эчендә “РТЮ” җәмгыяте әлеге категория өчен ташламалы юл йөрүне законнар белән җайга салу буенча федераль хакимият органнары белән сөйләшүләр алып барды. Компания Директорлар советының 2010 елга укучыларга ташламалар бирү турындагы карары РФ Хөкүмәтенең ташламалы юл йөрүдән килгән югалтуларны компенсацияләү турындагы карары гамәлгә кергәнче дөнья күргән иде.
2009 елның 31 декабрендә чыккан Хөкүмәт карары нигезендә, тимер юл транспорты предприятиеләренә ташламалардан килгән югалтуларның бер өлеше федераль бюджет акчалары исәбенә каплана. Ягъни бу акчалар компенсация өчен субъектлар казнасына бирелә. Төбәкләр студентлар һәм укучылар өчен шәһәр яны поездларында ташламалы йөрүне оештыру өчен, норматив документлардан тыш, тимер юл транспорты предприятиеләре белән аларга төбәк бюджетыннан компенсациягә субсидияләр бүлү турында килешүләр дә төзергә тиеш.
2010 елга кадәр Россиянең 12 төбәгендә – Мәскәүдә, Тула, Киров, Ульяновски, Пенза, Новосибирски, Омски, Кемерово, Сахалин өлкәләрендә, Марий Эл республикасы, Красноярски крае һәм Еврей автономияле округында шәһәр яны маршрутларында ташламалы йөрүгә кагылышлы норматив актлар кабул ителгән иде. Быел исә шундый актлар тагын 11 төбәктә кабул ителде. Алар - Татарстан республикасы, Архангельски, Тамбов, Самара, Курган, Оренбург, Амур, Орел, Курски, Чиләбе өлкәләре һәм Забайкалье крае. Компаниягә тагын 17 төбәктән тиешле норматив документлар кабул ителүе турында гарантияле хатлар алынган.
РФ Хөкүмәте карары чыгып 2 айдан артык вакыт узуга карамастан, калган төбәкләр ташламалы юл йөрүне субсидияләү турында норматив актлар кабул итмәгәнгә, аларда укучылар өчен ташламаларны бетерү куркынычы бар. Бу төбәкләр исемлегенә Мәскәү, Калининград өлкәләре, Удмуртия, Башкортстан, Төньяк Осетия республикалары керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100