news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Кави - Сәрвәр» операсы авторы Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллегендә булды

ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин композитор Миләүшә Хәйруллина белән очрашты. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бер ай элек Казанда яшь композиторның «Кави - Сәрвәр» операсының премьерасы булды. Әлеге әсәр язучы Кави Нәҗми һәм аның хатыны – тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмованың язмышына багышланган.

Очрашуда язучының оныгының улы, Россия Тышкы эшләр министрлыгының Яшь дипломатлар советы рәисе Константин Колпаков, шулай ук Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин да катнашты.

Равил Әхмәтшин опера турында күп кенә уңай фикерләр ишетүен әйтте. Очрашуда катнашучылар Казан тамашачысы яратып кабул иткән әсәрне Мәскәүдә тәкъдим итү, шулай ук Миләүшә Хәйруллинаның Татарстан Вәкаләтле вәкиллеге оештырган чара һәм проектларда катнашу мөмкинлеге хакында фикер алышты.

Миләүшә Хәйруллина Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган, хәзерге вакытта П.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясендә белем ала. Искәртеп үтәбез, узган елның мартында ул үз операсы белән «Партитура» Бөтенроссия яшь композиторлар бәйгесендә җиңү яулады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100