Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Каунаслылар ике җитәкчене бергә сайлады
Каунаслылар ике җитәкчене бергә сайлады
(Каунас, 4 октябрь, “Татар-информ”, Галим Ситдыйков). Литваның Каунас һәм Алитус татарлары җәмгыяте оешуының беренче көненнән үк мөселман дини һәм татар милли-иҗтимагый оешмаларының икесенә бер җитәкче сайланып килә иде. Алитуста бу традиция әле дә саклана. Ләкин Каунаслылар үзләренең бу көннәрдә үткән соңгы хисап-сайлау җыелышларында бу гадәткә кергән гамәлне бозып, беренче мәртәбә дини оешма рәисе итеп Каунас мәчете имамы Ромас Якубаускасны, ә татар җәмгыяте рәисе итеп – Рамунас Радминскасны сайлады.
Тормыш дигән нәрсә яшәешкә гел үзенең төзәтмәләрен кертә һәм бу очракта да бер кешегә дини һәм татар җәмгыятьләрен бергә алып бару катлаулана төшә. Шуңа күрә, җыелышта Ливанның Бейрут шәһәрендә Ислам университетын тәмамлап кайткан имам Ромас Якубаускас үзенең дин белгече буларак вазифаларын үтәячәк. Ул балалар һәм олы яшьтәгеләргә тагын да тирәнрәк итеп дин дәресләре бирәчәк һәм имам вазифаларын да башкарачак. Моннан тыш, аңа дини китаплар бастыру, мәчет бинасын төзекләндерү һ.б. эшләр йөкләтелгән.
Татар җәмгыяте рәисе Рамунас Радvинскас мәдәният, милли традицияләребезне яңарту һәм үстерү, балаларны һәм яшьләрне эстетик яктан тәрбияләү белән шөгыльләнәчәк. Моның өчен Кfунас мәдәни үзәгендә аерым, киң кабинет та бар.
Әле генә сайланган бу ике рәис тә, әле яшьләр булсалар да, тәҗрибәләре җитәрлек. Алар бер-берсенә ярдәм итешеп, дин һәм милләт тормышындагы күп санлы проблемаларны бергә чишәрләр дигән өмет бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз