news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзбәкстанда дүрт телдә «Кешеләрне тоташтыра торган күперләр» китабы чыкты

Үзбәкстанның Кашкадәрья өлкә татар-башкорт милли-мәдәни үзәге Карши шәһәре хакимияте, Үзбәкстан Язучылар берлегенең өлкә бүлеге, башка социаль партнерлар ярдәмендә үзбәк, рус, татар һәм инглиз телләрендә «Кешеләрне тоташтыра торган күперләр» китабының басма вариантын тәкъдим итте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада китапның  видео-презентациясе тәкъдим ителде. Аны китап авторларының берсе булган Равил Ихсанов үткәрде.

Үзбәкстан Язучылар берлегенең өлкә бүлекчәсе җитәкчесе Гөлөм Әбдиев китап авторлары Равил Ихсанов һәм Фирүзә Ихсановага Рәхмәт хатлары һәм бүләккә китаплар җыелмасы тапшырды.

Бу көннәрдә Үзбәкстанның дәүләт һәм иҗтимагый оешмаларына китап тарату, шулай ук аерым нөсхәләрне чит илгә, аерым алганда, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә җибәрү төгәлләнә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100