Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Карелиянең “Петрозаводскмаш” акционерлык җәмгыяте Татарстанның нефть химиясе предприятиеләрен модернизацияләүгә заказлар кабул итәргә исәпли
Карелиянең “Петрозаводскмаш” акционерлык җәмгыяте Татарстанның нефть химиясе предприятиеләрен модернизацияләүгә заказлар кабул итәргә исәпли
(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”, Игорь Черепанов). Бүген ТР Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министрлыгында Карелиянең Россиядәге иң эре целлюлоза-кәгазь һәм нефть химиясе сәнәгате өчен заманча җиһазлар җитештерүче “Петрозаводскмаш” акционерлык җәмгыятен тәкъдир итү булды.
Петрозаводски кунакларын каршы алып, ТР сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры урынбасары Илгиз Даутов аларның визитын Татарстанның бу республика белән элемтәләре җанлану факты буларак билгеләп үтте. Аның бәяләвенчә, ТР белән тауар әйләнеше күләмнәре буенча Карелия башка федерация субъектлары арасында 47нче урында тора. “Сезнең бирегә килүегез безнең мөнәсәбәтләрне җанландырып җибәрер”, - дип саный министр урынбасары. Карелия Республикасы икътисади үсеш министрының беренче урынбасары Лев Шустов һәм “Петрозаводскмаш” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Леонид Белуга Татарстанның интенсив рәвештә үсеш алган нефть химиясе комплексы белән кызыксынуларын яшермәделәр. “Казаноргсинтез” АҖнең әйдәүче предприятиесендә зур эшләр планлаштырыла һәм без техник - колонналы, җылылык алмашу җиһазлары куюда кирәкле булырга теләр идек”, - дип ассызыклады карелияле коллега. Аның фикеренчә, завод продукциясе бәясе һәм сыйфаты буенча конкуренциягә сәләтле, Петрозаводски белән Казан арасында су юлы булу да бәяне күпкә киметә. Бүгенге көндә предприятиедә квалификацияле белгечләр эшли, эшләнмәләр сертификацияләнгән, тиешле рөхсәт итү документлары бар. “Петрозаводскмаш” Германия һәм Япониядән килгән җаваплы заказларны үтәгән, Төркмәнстанда Төркмәнбашы нефть эшкәртү заводына җиһазлар җибәргән. “Шартларны базар куйганын аңлыйбыз һәм без тендерда катнашырга әзер”, - диде Л.Шустов.
Делегация Казанда ике көн торачак. Кунаклар ТР Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министрлыгы, “Татнефтехиминвест-холдинг” һәм “Казаноргсинтез” акционерлык җәмгыятьләре җитәкчелеге белән сөйләшүләр үткәрергә ниятли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз