news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Кара пулат” татар операсы “Янмый торган кыз” борынгы татар риваяте нигезендә иҗат ителгән

Әлеге әсәр башта журналистлар өчен куелды

(Казан, 19 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Кара пулат” татар операсы журналистлар өчен куелды. Спектакль алдыннан театрның тамаша залында матбугат конференциясе узды. Очрашуда театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов, композитор Эльмир Низамов, либретто авторы Ренат Харис, операны сәхнәгә куючы-режиссер Георгий Ковтун һәм костюмнар рәссамы Әсәл Исмәгыйлева катнашты.

Опера-риваять ТР Мәдәният министрлыгы, “Яңарыш” республика фонды һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры тарафыннан әзерләнгән. “Татарстанлылар үз тарихларын яхшырак белергә, аның белән горурланырга тиеш. Ә тарих әкият-риваятьләрдән башка яши алмый. Тарихи үткәнне нигез итеп алган әлеге опера республикада яшәүчеләр өчен генә түгел, Татарстан кунакларына да кызыклы булыр”, – дигән фикердә либретто авторы Ренат Харис. “Кара пулат” нигезенә Аксак Тимер гаскәрләре тарафыннан яндырылган унике кыз турындагы “Янмый торган кыз” борынгы татар риваяте салынган. Әмма Ренат Харис аның бер генә элементын – утта янмас кыз образын файдаланган, калганы – шагыйрь уйдырмасы, иҗаты. Ренат Харис сүзләренә караганда, либретто бер аһәңдә язылган.

Операны сәхнәгә куючы-режиссер Георгий Ковтун әлеге әсәрне куярга мәйдан биргән К.Тинчурин театрына рәхмәтен белдерде. “Казанда искиткеч актерлар, сәләтле яшьләр яши икән. Спектакльне әзерләү дәверендә гаҗәеп кешеләрдән торган театр гаиләсенә әверелдек. “Кара пулат” репертуарда үзенең ныклы урынын алыр һәм аны карарга урта һәм өлкән буын гына түгел, ә яшьләр дә тартылыр дип ышанасы килә”, – дип сөйләде режиссер.

Яшь композитор Эльмир Низамов фикеренчә, бүген Татарстан яңа чор кичерә. Иҗат мәйданына яңа буын килә. “Бездә эшләр өчен көч күп. Яраткан эшемне Георгий Ковтун, Ренат Харис кебек зур шәхесләр белән бергә башкара алуым белән чиксез бәхетлемен. Артистларның, солистларның, оркестр музыкантларының күңел биреп эшләүләрен күреп тә сөенәм. “Кара пулат”ның сәхнәгә менүе – зур вакыйга. Без моны бик озак көттек”, – дип кичерешләре белән уртаклашты ул спектакль алдыннан.

Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов спектакльнең катлаулы булуына басым ясады. Декорацияләрне берничә ай буе эшләгәннәр. Аларны җыю, сәхнәгә урнаштыру өчен 3 көн һәм 3 төн вакыт киткән. Спектакль куелышында заманча технологияләр дә файдаланганнар. Сәхнә уртасындагы кара пулат компьютер графикасы ярдәмендә төрле төс һәм рәвешләргә керә. Сәхнә артык зур булмаса да, оркестрга да урын табылган. Опера, балет, төрледән-төрле трюклар кушылмасыннан торган спектакль бюджеты 9 млн. сум тәшкил итә, театр директоры сүзләренчә, мондый масштаблы проект өчен бу чагыштырмача әллә ни зур сумма түгел.

Рольләрне Гөлнора Гатина, Рузил Гатин, Артур Исламов, Денис Ханбаба, Зөфәр Харисов, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе һәм И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте студентлары башкарды.

“Спектакльдә классицизм һәм романтизм юнәлешләре үрелеп бирелә. Кеше Ватаны өчен дә, сөйгән яры өчен дә гомерен корбан итәргә сәләтле. Спектакльнең эчтәлегенә нәкъ менә шул фикер салынган”, – дип белдерде режиссер Георгий Ковтун.

Спектакль бик җылы кабул ителде. Туган илгә, сөйгән ярга булган тугрылыкны нигез итеп алган опера эчтәлеге, заманча эшләнеше, артистлар уены, музыкаль куелышы, оркестр яңгырашы, бию хәрәкәтләре, декорациясе – һәммәсе белән дә таң калдырды.

Исегезгә төшерәбез: киң җәмәгатьчелек өчен “Кара пулат” операсының премьерасы К.Тинчурин театрында 20-22 гыйнвар көннәрендә булачак.

Фотосурәтләр http://tinchurinteatr.ru сайтыннан алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100