news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кар чистартуны кыенлаштырган автомобильләр эвакуацияләнәчәк

Республика ЮХИДИ идарәсе казанлыларга мөрәҗәгать белән чыкты

(Казан, 30 декабрь, “Татар-информ”). Казан урамнарын кардан арындыру эшләре дәвам иттерелә. Шул уңайдан ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе казанлыларга мөрәҗәгать белән чыкты.

“Хөрмәтле казанлылар! Дәүләт автоинспекциясе транспорт чараларыгызны юл буенда калдырмавыгызны үтенә, чөнки автотранспорт кар чистарту техникасының эшендә комачауларга мөмкин. Кар чистартуны кыенлаштырган автомобильләр эвакуацияләнәчәк”, - диелә республика ЮХИДИ идарәсеннән алынган игълан-мөрәҗәгатьтә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100