Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татмедиа» каналы MAX месенджерындагы төбәк каналлары арасында беренче бишлеккә керде
«Татмедиа» АҖ каналы MAX мессенджерында Россия гаммәви мәгълүмат чаралары төбәк каналларының беренче бишлегенә керде. Рейтинг социаль медиаларны анализлаучы New Media аналитика үзәге тарафыннан төзелгән.
Татарстан медиахолдингы каналының 8,6 мең язылучысы бар. Аны 56,3 мең язылучысы булган «360» (Мәскәү өлкәсе), «Москва 24» (36,4 мең), «Евразия» (Орск, 13,4 мең) һәм «Кубань 24» (Краснодар, 8,8 мең) каналлары узып киткән.
6-10 позицияләрдә «Ариг Ус» (Улан-Удэ, 7,7 мең), «Южный Урал» Дәүләт телерадиокомпаниясе (Чиләбе, 6,4 мең), «Саратов 24» (5,3 мең), «Кырым 24» (Симферополь, 5,2 мең) һәм АСТВ (Көньяк-Сахалин, 5,1 мең) каналлары урнашкан.
«Татар-информ» Татарстан гаммәви мәгълүмат чаралары арасында беренчеләрдән булып MAX мессенджерында эшли башлады һәм анда үз каналын булдырды. Әлеге каналда республиканың төп яңалыклары урнаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз