Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Камилә Вәлиева мактаулы кунак буларак Мәскәү Сабантуена килде.
Татар милли бәйрәме Мәскәүнең «Коломенское» музей-тыюлыгында узды.
Камилә Вәлиева Пекинда узган Олимпия уеннарында команда зачетында алтын медаль яулаган иде. Үзе тирәсендә допингка бәйле гауга аркасында исә шәхси зачетта нибары дүртенче урынга лаек булды.
Камилә Вәлиеваның спорт карьерасын дәвам итәчәге билгеле. Бүген Этери Тутберидзе төркемендә спортчының яңа кыска программасы турында хәбәр иттеләр.