news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камилә Вәлиева Путинга: Сезнең белән Олимпиададан соң очрашуга өметләнәбез

Россия Президенты спортчыларга Пекиндагы ярышларда уңышлар теләде.

Камилә Вәлиева Путинга: Сезнең белән Олимпиададан соң очрашуга өметләнәбез

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Артур Хәлилуллов). Фигуралы шуу буенча Россия һәм Европа чемпионы Камилә Вәлиева Россиянең барлык олимпиадачылары исеменнән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итте.

15 яшьлек Казан кызы Пекинда узачак Олимпиадада хатын-кызлар арасында ялгыз шууда фаворит һәм алтын медальгә ачыктан-ачык дәгъва кылучы булып тора.

«Бу минем өлкәннәр арасындагы беренче сезоным — һәм шунда ук олимпиадалы. Күп спортчыларның юл башы бик яшьли башлана, шуның өчен ярдәм кирәк. Безгә уеннарга әзерләнү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Иң югары нәтиҗәләрне күрсәтергә һәм мөмкин кадәр күбрәк медальләр яуларга тырышачакбыз. Әгәр сез үзегезнең киеренке графигыгызда вакыт таба алсагыз, Олимпиададан соң сезнең белән очрашуга бик өметләнәбез», — диде Вәлиева Владимир Путинга.

Россия Президенты олимпиадачыларга Пекиндагы булачак ярышларда уңышлар теләде. Ул шулай ук Россия спортчыларын Уеннар барышында ковидка каршы чараларны сакларга чакырды.

Этери Тутберидзеның тәрбияләнүчеләре шөгыльләнә торган «Самбо-70» президенты Ренат Лайшев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының спорт редакциясе хәбәрчесе белән аралашты. Ул Камилә Вәлиеваны Пекиндагы Олимпиаданың күренеп торган фавориты дип атады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100