news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Исхаков: Минтимер Шәймиев кеше өчен кайгырып, дөрес карар табарга тырыша

Экс-мэр «Тузган торакны бетерү» программасы барлыкка килү тарихын сөйләде.

Камил Исхаков: Минтимер Шәймиев кеше өчен кайгырып, дөрес карар табарга тырыша
Рамил Гали

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 1989-2005 елларда Казан шәһәре мэры, бүген Татарстан Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков республиканың беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең халык мәнфәгатьләрен кайгыртып карарлар кабул иткәнен билгеләп узды.

«Казанда тузган торак күп булды, безнең өчен зур бәла иде. Мин шуны өйрәнеп, планлаштырып, Минтимер Шәриповичка берничә тапкыр килеп күрсәттем. Ул аңлады, ул гомумән тиз аңлый торган кеше, бөтен әйберне йөрәгеннән чыгара. Аның миңа булышасы килә, ләкин кул астында кораллары юк — акчасы да күренми, Россия дәүләтеннән сорасаң да, юк ул», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Минтимер Шәймиев үзе дә андый торакның кыенлыкларын Камил Исхаковка сөйләгән булган. «Камил, мин бит үзем дә укырга килгәч монда яшәгән кеше» дия иде. Без Минтимер Шәрипович белән Казанны карарга дип кая гына бергә чыксак та, туктап, кереп карарга тырыша идек. Карт-карчыклар чыгып: «Минтимер Шәрипович, карагыз, нинди хәлдә яшибез, без гаепле түгел бит торак шундый хәлгә килгәнгә. Табыгыз инде җаен» дип кычкыралар, — дип хатирәләрен яңартты Камил Исхаков.

Ул, кешеләрне ничек тә тузган торактан чыгару уе Минтимер Шәймиевнең күңеленә кереп утырганын ассызыклады. «Бервакыт „Бабай“ уйлый, мине һәм Равил Моратовны чакыртты. „Мин сезне биклим, утырыгыз, программа эшләмичә чыгармыйм“ ди. Шулай итеп, Равил Фатыйхович белән галәмәт яхшы программа уйлап чыгардык», — дип сөйләде Казанның элекке башлыгы.

«Минтимер Шәрипович кешеләрне яратып, кеше турында уйлап, алар өчен бик кайгырып, нинди дә булса да карар табарга тырыша иде», — дип ассызыклады. Ул заводларда җитештерелгән продукция күләменең бер процентына тиң акчасы программаны гамәлгә ашыру өчен күчерү тәҗрибәсен дә искә төшерде. Аның сүзләренчә, кайбер заводлар моның белән килешмәсә дә, Минтимер Шәймиев үз таләбендә каты торган.

«Бер шәһәрдә 100 мең кеше бушлай фатир алды. Андый хәлнең булганы юк иде! Без кешеләрнең торагын гына яхшыртып калмадык, теге дөньядан башка дөньяга күчердек. Кайнар су, бәдрәфләре дә юк иде бит аларның, ә монда яңа халәт, яңа дөнья… Без хәерчелектә яшәгәннәрне югары гражданнарга әверелдердек», — диде Камил Исхаков.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100