news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт Сәмигуллин “Мәхәллә 2.1” мөселман лидеры мәктәбендә катнашучылар белән очрашты

Коръән – ул шифа һәм һидаять, дип искәртә Татарстан мөфтие

 (Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ислам мәгарифен һәм исламиятне үстерү ресурс үзәгендә мөселман яшьләре белән очрашты. Яшьләргә, “Мәхәллә 2.1” мөселман лидеры мәктәбендә катнашучыларга, Татарстан мөфтие Коръән һәм дин галимнәре хезмәтләре хакында сөйләде. Динебезгә, мөселманнарга кагылышлы күп сандагы сорауларга җавап бирде. Очрашуда шулай ук мөфти урныбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, “Мәхәллә 2.1” мөселман лидеры мәктәбе кураторы Резеда Сафиуллина-Әл-Әнси катнашты, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайты.

Алдан хәбәр ителгәнчә, 18-23 ноябрь көннәрендә КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты базасында эшли торган Ислам мәгарифен һәм исламиятне үстерү ресурс үзәге, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия ислам институты ярдәме белән, “Мәхәллә 2.1” мөселман лидеры мәктәбен уздыра. Әлеге проект былтыр үткәрелгән “Мәхәллә 2.0” мәктәбенең дәвамы булып тора. Мәктәпнең максаты мөселман егетләренең һәм кызларының дини гыйлемен үстерү, аларны социаль яктан активлаштыру, җәмгыятькә файдалы эшләргә җәлеп итүдән гыйбарәт. Проект Татарстан Республикасыннан, Идел буе, Төньяк Кавказ төбәкләреннән, Мәскәү өлкәсеннән 18 яшьтән 35 яшькәчә йөзләгән мөселманнарны җыйды.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең чыгышында Коръәнне өйрәнү, гыйлем туплау юллары турында җентекләп сөйләде. Изге китаптан билгеле бер аятьләрне, хәдисләрне аңлатты. “Коръән ул - шифа, һидаять, Коръән аятьләрен ишетеп ислам турында берни белмәгән кешенең дә күңеле йомшарып китәргә мөмкин”, - диде хәзрәт. Шулай ук ул иҗазәт алу тәртипләре – дин галимнәре аша өзелми килгән чылбырны дәвам итү хакында аңлатты. Бүген республикада динебезне үстерү өчен шартлар булуы хакында әйтте. Туксанынчы елларда унлап кына мәчет булса, хәзер дөньяви уку йортларында да намаз укырга мөмкинлек булуы хакында сөйләде. Болгар ислам академиясенең мөһимлеген ассызыклады һәм киләсе елда аның бинасына нигез салыначагы турында әйтте.

Яшьләр исә дини сораулар гына биреп калмыйча, соңгы вакытларда чит илләрдә аяныч хәлләр күзәтелгәнгә күрә, мөселманнарга үзләрен ничек тотарга, Коръән тәфсирләренә бәйле каршылыклы фикерләрне ничек аңларга кирәклеге турында һәм башка мәсьәләләрне чишүдә киңәшләр дә сорадылар. Мөфти һәр сорауга, мөрәҗәгатькә җавап бирде һәм Коръәнне өйрәнергә, үзебезнең татар галимнәре хезмәтләрен белергә өндәде.

Ике сәгатьтән артык барган җылы фикер алышу күмәк фотога төшү белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100