Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камил Гилманов авыл хуҗалыгы министрлыгы таләпләрен 105 процентка арттырып үтәвен әйтте
Аксубай районы башлыгы үсеш ритмын киләчәктә дә сакларга кирәк дип белдерде.
(Казан, 24 декабрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары"). Аксубай районында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашында товарлыклы-сөтчелек фермаларында уздырылган күчмә киңәшмәдә район башлыгы Камил Гилманов хуҗалыкларның үсеш темпын югары бәяләде.
Катнашучылар “Карасу“ бүлегенең товарлыклы-сөтчелек фермасында күчмә киңәшмәләр башланганнан алып икенче тапкыр булдылар. Монда терлекләрне кышын араннарда асрауга әзерлеккә бәйле җитешсезлекләр билгеләп үтелгән иде, район җитәкчелеге һәм УСХиП идарәсе белгечләре тарафыннан канәгатьсезлекләр белдерелде һәм хәлне төзәтүгә вакыт билгеләнде. Әмма, чираттагы килү дә, хәлнең үзгәрмәвен күрсәтте. Шулай ук җитештерү күрсәткечләренең дә. Хәтта матди чыгымнар һәм аерым көч кую таләп ителмәгән җитешсезлекләр дә төзәтелмәгән. Район һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчелеге фермадагы хәлне шәхси күзәтү астына алды.
“Сөнчәле“ бүлегендә дә күчмә утырыш үтте. Киңәшмәдә катнашучылар яшь терлекләр, сөт ташлаган сыерлар асралган корпусларны, биналарны карадылар. Алар билгеләп үткәнчә, корпуслар чистартылган, терлекләр астына түшәү өчен салам кертә башлаганнар, тәрбия яхшы булганда симертү буенча яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була. Фермада эшне оештыру мәсьәләсе дә күтәрелде. Терлекчеләр эшенә анализ ясап, бозау караучы Марина Зайцеваның эшкә җавапчыл каравын, һөнәри осталыгын билгеләп үттеләр. Агрофирма җитәкчесе Әхнәф Сөниев терлекчеләргә яшь терлекләрне асрау, тәрбияләү, ашату, артым алу буенча барлык таләпләрне дә үтәү бурычын йөкләде.
“Сөлчә“ ҖЧҖнең товарлыклы-сөтчелек фермасында сиксәнгә якын савым сыеры асрала. Бозаулар сакланышы да яхшы. Терлекчелек объекты авыл өчен уңай билгеләнешкә ия, шулай да, үсеш һәм табыш алу өчен, терлекләр баш саны җитәрлек күләмдә түгел.
“Аксу Агро“ агрофирмасының “Тимошкино“ бүлеге фермасында эшләр яңа инвестор килгәннән алып тамырдан үзгәрде. Бозаулату бүлеге эше яхшы дәрәҗәдә оештырылган, мөгезле эре яшь терлекләр һәм савым сыерлары барлык ветеринария нормалары буенча асрала. Терлекләргә җылы су эчертелә. Күрсәткечләр дә начар түгел, монда, тәртип булган җирдә – нәтиҗә бар, дигән әйтем бик урынлы.
"Республика җитәкчелегенең терлекчелек продукциясе алуны арттыру буенча таләпләрен без 105 процентка үтибез, – диде, киңәшмәгә йомгак ясап, район башлыгы Камил Гилманов. – Алган эш ритмын алга таба да кулдан ычкындырмаска кирәк".
“Аксу Агро“ агрофирмасы фермада эшне кыска вакыт эчендә җайга салды. Терлекчелек объектының киләчәге бар.
"Терлекчеләрнең тырышып эшләүләре, урта звено җитәкчеләрнең бердәм, максатка юнәлешле эшләре бәрабәренә фермада эшләр уңай бара, – дигән фикерен белдерде “Аксу Агро“ агрофирмасы генераль директоры Солтан Шәйхуллин. – Бу кешеләр үз эшләренең бөтен нечкәлекләрен беләләр һәм хезмәткә җаваплы карыйлар".
Районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миниршат Алимов ферма эшчәнлегенә кагылышлы барлык уңай якларны билгеләп үтте.
"Монда һәрвакыт тәртип күзәтелә, – диде ул. – Моның тамга өчен түгеллеге ачык күренә, чөнки нәтиҗәләр югары".
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз