news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КАМАЗ Собянинның «Москвич» заводын торгызу турындагы карарын хуплады

Мәскәү мэры Сергей Собянин «Москвич» автомобиль заводын яңадан торгызу турында хәбәр итте. «КАМАЗ» компаниясе заводның партнеры булачак.

«Чит ил милекчесе Мәскәүнең «Рено» заводын ябарга карар кылды. Бу аның хокукы, әмма без меңләгән хезмәт коллективының эшсез калуына юл куя алмыйбыз. Шуңа күрә мин заводны шәһәр балансына алырга һәм «Москвич» тарихи бренды астында җиңел автомобильләр җитештерү эшен яңадан башлап җибәрергә карар кылдым», – диелә мэрның сайтында.

Аның сүзләренә караганда, КАМАЗ Мәскәүдә яңадан торгызылган «Москвич» автомобиль заводының төп технологик партнеры булачак. Беренче этапта ягулык белән эшли торган двигательле классик автомобильләр, ә киләчәктә электромобильләр җитештерү оештырылачак.

Әлеге хәбәргә карата «КАМАЗ» акционерлык җәмгыятенең матбугат хезмәте җитәкчесе Олег Афанасьев аңлатма бирде. «Без Мәскәү мэрының карарын хуплыйбыз. Бу карар илдә автомобиль төзелешенең фәнни-техник һәм кадрлар потенциалын саклап калырга һәм үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Хәзерге вакытта технологик хезмәттәшлек мәсьәләләре фикер алышу стадиясендә. Алар хәл ителгәч, без рәсми рәвештә хәбәр итәчәкбез», –  диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100