Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
КамАЗ рационализаторларының уңышы
КамАЗ рационализаторларының уңышы
(Чаллы, 2 февраль, «Татар-информ», Илисә Ганиева). «КамАЗ» ААҖдә 2004 ел өчен рационализаторлык эше йомгаклары чыгарылды. Узган ел уйлап табу һәм рационализаторлык эшчәнлеге белән 2571 камазлы шөгыльләнгән. Алар тарафыннан 1420 тәкъдим килгән. Производствога кертелгән уйлап табулар КамАЗга 93,7 миллион сумны экономияләгән. Аерым алганда, рационализаторлар ярдәмендә 1344 тонна кара һәм төсле металл, 1952,8 мең квт.сәгать электр энергиясе, 3652,8 тонна шартлы ягулык, 1661 мең сум хезмәт хакы, 2811 мең сумлык инструмент янга калдырылган.
Рационализаторлар продукциянең сыйфатын яхшырту өстендә дә күп эшли аларның идеяләре брактан булган югалтуларны 977,8 мең сумга кыскартырга ярдәм иткән. «КамАЗ»ның һәр бүлекчәсе үз уйлап табучыларының казанышлары белән мактана ала. Мәсәлән, двигательләр заводы рационализаторлары төркеме предприятиегә – 1813 мең сум, ә автомехника заводы 1711 мең сум экономияләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз