news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«КАМАЗ-мастер» командасының дүрт автомобиле «Ефәк юлы» ралли-рейдында катнашачак

Бүген «КАМАЗ-мастер» командасы экипажы машиналары барлык техник һәм административ тикшерүләрне узды һәм аларга «Ефәк юлы» ралли-рейдында катнашырга рөхсәт ителде. Йөк машинасы белән раллиның гамәлдәге чемпионы Дмитрий Сотников, шулай ук Эдуард Николаев һәм Сергей Куприянов идарә итәчәк. Бу хакта «Матч ТВ» хәбәр итә.

«Тикшерү узганда кыенлыклар килеп чыкмады. Машиналар техник таләпләргә җавап бирә. Без административ һәм техник тикшерүләр өчен кәгазьләрне алдан ук тутырдык, бу техник комиссарлар һәм безгә эшне җиңеләйтә. Ярышта көрәш киеренке булачак. Хәтта күнекмәләр вакытында да без бер-беребезне секундлар өчен көрәшергә мәҗбүр итәбез. Секунд угы – төп көндәш», - диде Чаллы командасы узышчысы Андрей Каргинов.

«Ефәк юлы» 6 июльдә Әстерханда башланып, 16 июльдә Мәскәүдә төгәлләнәчәк. Ралли-рейдның гомуми озынлыгы – 4380 километр, шуның 2800 километрын махсус участоклар тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100