Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камал театры Шәһәр көнендә биш спектакль тәкъдим итәргә җыена
Камал театрының 117 нче театраль сезонының рәсми ачылышы 9 сентябрьгә билгеләнгән. Сезон татар театрының классикасы – «Зәңгәр шәл» спектакле белән ачылачак. Театрның сәнгать җитәкчесе һәм баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев бүген бу хакта труппаның җәйге ялдан соң узган җыенында хәбәр итте.
Әмма коллектив сәхнәгә сезонның ачылышына ике атна кала алдан чыгачак. Шәһәр һәм Республика көненә театр биш спектакльдән торган программа тәкъдим итә: «Гөргөри кияүләре» (25 август), «Сөясеңме, сөймисеңме» (26 август), «Әтәч менгән читәнгә» (27 август), «Өйләнәм.tat» (28 август) һәм «Бию Пәрие» (29 август).
Режиссер коронавирус инфекциясенең кискен таралу куркынычы янавын һәм труппага вакцинация узуның зарурлыгын искәртеп үтте. «Сәламәтлегегезне саклагыз. Үзең өчен булмаса, театр өчен, чөнки ул сездән башка яши алмый», – дип кисәтте артистларны Бикчәнтәев.
Аның сүзләренә караганда, хәзер Covid-19 чиреннән театрның ике артисты дәвалана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз