Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камал театры сәфәре зур уңыш казана
Камал театры сәфәре зур уңыш казана
(Уфа, 21 февраль, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Уфада Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия драма театрының гастрольләре зур уңыш белән дәвам итә. Башкортстанның Рус дәүләт академия драма театры бинасында үтүче тамашаларга һәр көнне халык күп йөри, заллар шыгрым тулы була. Спектакль тәмамлануга артистларны чәчкәләргә күмәләр.
Камаллылар Уфада гына чыгыш ясап калмый, ә кайбер районнарга барып та театр сәнгатен сөючеләрне куандыра. Бу көннәрдә театрның аерым төркемнәре Чишмә һәм Бүздәк районнарында да үз спектакльләрен тәкъдим итә. Әле бу төбәкләрдә театрның «Кичер мине, әнкәй» трагикомедиясен карадылар.
Г.Камал театрының Уфадагы иҗади сәфәре барышында тамашачылар үзләре өчен яңа исемнәр дә ачты. Яшь артистлар арасында талантлы алмаш үсеп килүе күренә. Уфалыларны андыйлар арасыннан аеруча Гөлчәчәк Гайфетдинова «Телсез күке» спектаклендә үзенең соклангыч уены белән әсир итте. Журналистлар белән аралашканда театрның директоры Шамил Закиров та бу актрисаның киләчәге зур булуына ишарәләде. «Әлеге көндә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә белем алучы яшь талантыбыз Гөлчәчәк Россия күләмендә танылган икенче милләттәшебез Чулпан Хамматовадан да уздыра», – ди Шамил әфәнде, горурланып.
Камаллылар Уфадагы гастрольләре барышында спектакльләр куеп кына калмый, ә төрле радио һәм телевидение каналларына әңгәмәләр дә бирә, татар һәм башкорт җәмәгатьчелеге, шулай ук «Нур» татар дәүләт театры артистлары белән кызыклы очрашулар оештыра.
Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев әйтүенчә, Камал театрының кайбер спектакльләрен Башкортстан дәүләт телевидениесе дә үз мәдәни фонды өчен видеотасмага язып алырга булган. Бу игелекле эш Камал театры тамашаларын төрле районнардан килеп карый алмаганнар теләкләрен исәпкә алып оештырыла. Телевидение җитәкчеләре төшерү өчен театрның зур уңыш белән баручы «Телсез күке», «Ханума» һәм «Ява карлар, ява карлар» спектакльләрен сайлап алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз