news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кама Тамагында «Бал тәме» фестивале августта үткәрелә

Кама Тамагында «Бал тәме» фестивале августта үткәрелә
"Идел таңнары"

«Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасының Кама Тамагы бүлеге һәм Тәмте мәдәният йортының «Бал тәме» проекты 2022 елда Татарстанда рус традицион мәдәниятен үстерү буенча республика конкурсы лауреаты булды. Быел «Бал тәме» фестивале 14 августта үткәрелә.

Фестивальнең ни өченТәмтедә үткәрелүе беркемгә дә сер түгел. Күп еллар дәвамында Тәмте училищесында умартачылар әзерләделәр, биредә яшәүчеләр үзләре дә йорт яны участокларында умарталар тота. Бу хакта «Идел таңнары» сайтында хәбәр ителә.

«Бал тәме» фестивален 2014 елдан бирле уздырабыз. Традиция яшәсен өчен, аны җәмгыять тормышына кертеп җибәрергә кирәк. Хәзерге заман тамашачысы борынгы йолаларны һәм гореф-гадәтләрне белергә, үз ягының җырларын тыңларга тели. Шуңа күрә без традицион халык бәйрәмнәрен популярлаштыруга зур игътибар бирәбез», – диде Тәмте мәдәният йорты мөдире Татьяна Шәрипова. 

Бал спасына багышланган чара вакытында борынгы җырлар башкарыла, халык уеннары үткәрелә, кешеләр көчтә, җитезлектә, зирәклектә ярыша. Шулай ук бал ярминкәсе оештырыла, саклагыч бөти ясау буенча мастер-класслар да уздырыла. Чара барышында һәр тамашачы яңа бал белән сыйлана, умартачылык продуктлары турында мәгълүмат ала. 

Чара гаилә һәм мәдәни традицияләрне популярлаштыруга һәм саклауга юнәлдерелгән. Гореф-гадәтләр кешегә ата-бабаларын онытмаска ярдәм итә. Үз тамырларын, тарихын һәм гореф-гадәтләрен белгән кеше бу белемнәрне киләчәк буыннарга тапшыра ала. Шуңа күрә гореф-гадәтләр үткән, бүгенге һәм киләчәк арасында күпер булып тора.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100