news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кама Тамагы төзелеш гипсы заводы эшне яңадан башлап җибәрергә җыена

Төзелеш гипсы заводы директоры Илдар Хәлиуллин якын арада предприятие эшен яңадан башларга ниятли. Бу турыда «Идел таңнары» сайтында хәбәр ителә.

«Төзелеш базарыннан чит ил төзелеш материалларын җитештерүчеләр китүгә бәйле рәвештә, көндәшлек кими һәм үз продукциябезне сатуга шанслар арта», - дип саный ул. 

Искәртик, Кама Тамагы төзелеш гипсы заводы 2016 елның февралендә ачылды.

Шул ук елда завод территориясендә сәнәгать мәйданчыгы да булдырылды. Беренче резидентлар пәйда булды. Әмма төзелеш материаллары базарында югары көндәшлек предприятиегә үсәргә мөмкинлек бирмәде. Ә пандемиядә завод бөтенләй ябылды. Һәм менә, чит ил товарларын алыштыру дулкынында, предприятиене торгызу турында карар кабул ителде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100