Кама Тамагы районында гражданнар җыелышлары башланды
Инде 3 авылда үткәрелгән дә
(Казан, 21 август, “Татар-информ”). Кама Тамагы районында гражданнар җыелышлары башланды, дип хәбәр итте бүген “Идел таңнары” газетасы. 20 августта Келәнче, Олы Бортас, Варварино авыл җирлекләрендә шундый җыеннары үткәрелде. Анда МР башкарма комитет җитәкчесе Павел Лоханов һәм район хезмәтләре җитәкчеләре катнашты.
Җыелышта җирлек башлыклары, авыл хуҗалыгы берләшмәсе җитәкчеләре агымдагы елның 8 аенда башкарылган эш өчен хисап тотты. Җирлек башлыклары халыкка бер мандатлы авыл җирлекләре буенча 13 сентябрьдә булачак сайлауда депутатлыкка теркәлгән кандидатлар исемлеген укыды.
Павел Николаевич халыкка район территориясендә гамәлгә куела торган республика программалары турында сөйләде, кайбер сорауларга җаваплар бирде, шулай ук авыл җирлекләрендә хәлләр белән танышты һәм социаль-мәдәни тармак объектларында булды, диелә район басмасында.