news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Кама-Евро” шиннарына ихтыяҗ тәкъдимнән артып китә

“Кама-Евро” шиннарына ихтыяҗ тәкъдимнән артып китә

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Узган елның июленнән “Түбән Кама Шин” “Pirelli” итальян технологиясе буенча чыгара башлаган “Кама-Евро” автопокрышкаларына базарда тотрыклы ихтыяҗ урнашкан, хәзердән үк аны тулысынча канәгатьләндереп булмый. Шуңа күрә шин предприятиесенең генераль дистрибьюторы “Кама” Сәүдә йорты эре предприятиеләргә басым ясап, үз кулланучыларын сайларга мәҗбүр.

“Кама” СЙ башкаручы директоры Ринат Биктимеров сүзләренчә, хәзер әлеге шиннар ярдәмендә Таганрогта җыела торган Hyundai-Accent автомобильләре комплектлаша, предприятие шулай ук Hyundai-Sonata өчен шушы ук шиннарга заказ биргән. Калининград һәм Ижауда KIA комплектлаштыру өчен җыю производстволарыннан сорау килгән, Мәскәүдә – Renault өчен. Моннан тыш, “Северсталь-авто” Чаллыдагы Кече литражлы автомобильләр заводында Rexton корея автомобильләре җыелачагы белән бәйле рәвештә Түбән Кама шиннарына кызыксыну белдергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100