news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Калуга ишкәкчеләре Казанда суга егылып төшкән һәм бата башлаган кызны коткарган

Әлеге хәл кичә Казанда булган. Калуга шәһәреннән ике ишкәкче: тренер Евгений Горячковский һәм спортчы Алексей Некрасов ишкәк ишү каналы яр буенда ярышларның кичке программасы тәмамлануын көтеп утырган. Бу вакытта алардан ерак түгел генә җиде яшьләр тирәсендәге кыз апасы белән салда йөзгән.

Кайсыдыр мизгелдә кыз абынып китеп суга егылып төшкән һәм бата башлаган. Спортчылар шунда ук аңа ярдәмгә ташланган һәм уртак тырышлык белән аны салга менгергәннәр.

Шуннан соң кызларга өйләренә кайтырга ярдәм иткәннәр, хәтта таксига акча да биргәннәр. Бу хакта «Жизни Калужских гребцов» телеграм каналында хәбәр ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100