Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Каләм тибрәтүчеләр бәйрәме
Каләм тибрәтүчеләр бәйрәме
(Ульяновски, 28 декабрь, «Татар-информ», Ләйлә Исламова). Бу көннәрдә Ульяновскида яшәп иҗат итүче Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рифкать Хисмәтевкә 65 яшь тулу уңаеннан юбилей кичәсе үткәрелде. Шушы форсаттан файдаланып, өлкәнең тагын ике каләм тибрәтүчесе - Хәбир Канәфиев һәм Иркәм Хәйретдинов та бу чарада шундый ук юбилейларын билгеләде.
Кичәдә юбилярлар үз шигырьләрен укыды, Татар мәдәни үзәге җырчылары халыкны җыр-моңга күмде, чыгыш ясаучылар исә тәмле сүзләр яңгыратты.
Әйе, мондый чаралар күңелле күңеллесен дә, тик менә татарча китап укучылар саны гына көннән-көн кимүгә йөз тота. Чөнки мәктәп системасының рус булмаган телләрне юк итү тырышлыгы нәтиҗәләре күзгә бәрелеп тора: яшь буын Ульяновски өлкәсендә татарча укудан, гомумән, бизеп бара. Олы язучыларыбызның юбилейларын билгеләп үтү үзе бер зур бәйрәм, андый җыелышларга мәктәп балаларын да чакыру бик яхшы булыр иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз